среда, 17 апреля 2013 г.

"Чәчәкләр күргәзмәсе". Творческие работы на татарском языке.

На уроке татарского языка, изучая достопримечательности города, мы также учились составлять объявления,  рассказывать об интересных событиях нашего города. Были даже корреспондентами детского журнала "Салават күпере"  . Предлагаем вашему вниманию некоторые  интересные статьи-объявления наших учеников.

Кичә Кремльдә чәчәкләр күргәзмәсе ачылды. Ул бик кызыклы булды. Анда бик күп төрле-төрле чәчәкләр бар: лаләләр, розалар, матур орхидеялар, фикус һәм башкалар. Тагын анда бәрәңге чәчәге турында аңлатма сөйләячәкләр. Ничек Петр I беренче бәрәңгене Россиягә алып килгән, ничек бәрәңге чәчәген  хатын-кызлар ошатканнар, чөнки ул бик матур булган. Бу кәргәзмәдә сезне дә күрергә телибез. Күргәзмә көн саен эшли. Рәхим итегез.
Хайбуллина Нәргизә.

Хөрмәтле укучылар! Кичә Казан шәһәрендә чәчәкләр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә бишенче майдан унынчы майга кадәр эшләячәк. Килгән кешеләргә төрле чәчәкләр таратачаклар. Зур башлы чәчәкләр турында лекция укылачак. Рәхим итегез. Габидуллина Ләйлә.

Казанда чәчәк күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә бик күп матур чәчәкләр бар: лаләләр, роза чәчәге һәм башкалар. Чәчәкләр кыйбат түгел. Кечкенә балаларга иң матур чәчәк бүләк итәчәкләр. Тагын күргәзмәдә конкурс булачак. Кем иң матур чәчәк бәйләме ясый алачак, шуңа иң зур чәчәк бәйләме бүләк итәчәкләр. Килегезче, без сезне бик көтәбез. Ахметзянова Диләрә

Комментариев нет:

Отправить комментарий